Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Г.М. Хәкимова исемендәге Яр Чаллы картиналар галереясе рәссамнарны “Ел рәссамы-2022” шәһәр конкурс күргәзмәсендә катнашырга чакыра.

Әсәрләр түбәндәге номинацияләр буенча карала: рәсем, графика, скульптура, яңа исемнәр (яшь рәссамнар тәкъдим итү), декоратив-гамәли сәнгать, халык сәнгате, “Яр Чаллы. Тарих һәм хәзерге заман”.

Конкурс күргәзмәсендә катнашучыларга тәкъдим ителгән эшләр тематикасына Яр Чаллы шәһәренең төзелеш тарихын һәм шәһәрнең заманча образын кертергә киңәш ителә.

Конкурсны үткәрү өчен оештыру комитеты һәм эшләрне сайлау һәм җиңүчеләрне билгеләү буенча күргәзмә Комитеты төзелә, аның составы Башкарма комитет карары белән раслана.


Чәршәмбе, 15 февраль 2023, 18:10