Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр буе паркында мәгариф хезмәткәрләре арасында чаңгы ярышлары узды. Ярышта 700 якын кеше катнашты.Чараны мәгариф идарәсе белән берлектә профсоюзның территориаль оешмасы оештырды.

Хатын-кызлар 1км дистанциядә ярышты, ир-атлар – 2км. Шулай ук традиция буенча мәгариф ветераннары ярышта катнашты.

Территориаль профсоюз оешмасы җиңүчеләрне грамота һәм кубок белән бүләкләде. Финишта һәр катнашучыны кайнар чәй һәм өчпочмак белән сыйладылар.


Пәнҗешәмбе, 16 февраль 2023, 15:19