Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов "Евростиль" җәмгыяте директоры Илнар Гайсинны "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены белән бүләкләде.

Татарстан Республикасының "Ана даны – Материнская слава" медален Рөстәм Миңнеханов кулыннан биш бала анасы Ландыш Шәехова алды.

"Татэнерго" филиалы – Яр Чаллы җылылык челтәре җитәкчесе Айрат Зайнуллин  "Фидакарь хезмәт өчен" медаленә лаек булды.

Рәис "Мастеровые" рус драма театры директоры Армандо Диамантэга "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирде, ә азык-төлек сәнәгатенең атказанган хезмәткәре "Чаллы икмәге" икмәк-күмәч цехы эшчеса Валентина Клинова булды. Татарстанның атказанган укытучысы 10нчы мәктәп директоры Ирина Бодрова булды.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Раис рәхмәтенә Кама балалар медицина үзәгенең бүлек мөдире – балалар хирургы Равил Нәкыйпов һәм «КАМАЗ» Берләшкән башлангыч профсоюз оешмасы рәисе урынбасары Рафис Харисов лаек булды.

Җомга, 24 февраль 2023, 12:17