Казанның «Санкт-Петербург» волейбол үзәгендә Татарстан Волейбол федерациясе президиумы утырышы узды. Оешманың чираттагы хисап конференциясен 2 мартта уздыру турында карар кабул иттеләр.
Дәүләт Советы Рәисе,
федерация президенты Фәрит Мөхәммәтшин
утырышны ачып, волейболның халык арасында торган саен күбрәк таралуын билгеләп
үтте.
Утырышта Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насрединов, «Союз регион» дәүләт корпорациясе генераль директоры, Чаллы шәһәре волейбол федерациясенең попечительләр советы рәисе Андрей Ляпунов һәм Чаллы шәһәре волейбол федерациясе рәисе Игорь Чернышов катнашты.
– Осталар командалары сөендерә, яңа проектларны тормышка ашыру башланды, – диде ул. – Мәктәп волейбол лигасы федераль проектка әйләнеп килә. Күп кенә төбәкләр безнең башлангычны хуплый. Быел республикабызда лигага 21 меңнән артыграк мәктәп укучысы кушылды. Профессиональ командаларыбыз – «Ак барс-Динамо» һәм «Зенит-Казан» зур уңышларга ирешә. Республикада спорт тормышы тукталып тормый. Шулай ук агымдагы ел да чараларга бай булачак. Ел азагына кадәр федерация эшчәнлегенең барлык юнәлешләре буенча спорт чаралары календаре булдырылды. Ул конференция делегатлары раславына чыгарылачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 17 февраль 2023, 15:04