Конкурс 14-17 яшьлек яшүсмерләрнең игътибарын эшкуарлыкка юнәлтү һәм аларда финанс белемен формалаштыру максатларында үткәрелә.
Конкурсның инициаторлары – "Уңыш территориясе" балалар һәм
яшүсмерләр өчен Бизнес-мәктәп, шәһәр Башкарма комитеты һәм Татарстан
Республикасы Чаллы шәһәренең Сәүдә-сәнәгать палатасы.
Бәйгегә 39 гариза килгән, аларның 15е финалга чыга алган.
Финалистлар үзләренең бизнес-проектларын тәкъдим итте.
Данил Бикваев һәм Рәис Кәлимуллинның уртак проекты - «Киләчәккә инвестицияләр» дигән икътисади өстәл уены абсолют җиңүче булды.
Барлык катнашучылар 2023 елда «Уңыш территориясе» балалар һәм яшүсмерләр өчен Бизнес-мәктәптә «Финанс грамоталылыгы» программасы буенча гражданнар җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы гранты хисабына түләүсез укуга сертификатлар белән бүләкләнделәр.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 18 февраль 2023, 13:34