16-18 февральдә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда Муса Җәлил истәлегенә көрәш турниры узды. Командалар арасында Яр Чаллы командасы 2нче урынны яуладылар, Теләче командасы өченче урынга лаек булды, Лаешлар - беренче.
130 килограмм һәм аннан да зуррак авырлыкта көрәшеп, беренчелекне Рәнис Гыйләҗетдиновяулады. Икенче урынны Ришат Исхаков (60кг), Айназ Тимиров (70 кг), Рөстәм Сәләхов(85 кг), Элдар Хәмитов (100 кг) алдылар. Өченче урында: Айнур Мирзаянов (70 кг), Ринат Миңнегалиев (75 кг), Ленар Садыйков(80 кг), Азат Гәбдрәшитов (85 кг), Виталий Колесников(85 кг), Руслан Шәңгәрәев(100 кг), Рөстәм Бәдретдинов(130+кг).
Спортчыларның тренерлары: Илгиз Шәмсевәлиев, Рөстәм Сәлимханов, Фаил Кыямов, Илнур Хәйбуллин.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 18 февраль 2023, 19:11