Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Аппарат киңәшмәсендә җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү идарәсе башлыгы Мөдәрис Миңнегалиев мошенниклар корбаны булмаска турында сөйләде.

Бүген бу хакта сөйләшү бик актуаль. Узган атнада мошенникларга 9 млн сум акча киткән. Алар безгә дә шалтырата, хәтта хокук саклау органнары хезмәткәрләренең кабул итү бүлмәсенә дә шалтырата”, – билгеләп үтте Наил Мәһдиев.

Мошенниклар кешене тыныч халәттән чыгарырга һәм аңарда логик фикерләүне бетерергә тырыша. Мөдәрис Миңнегалиев чаллылыларга паспорт мәгълүматларын һәм финанс мәгълүматларын: карта һәм аның хуҗасы мәгълүматларын, картаның өч санлы код яки смс-код турында беркемгә дә хәбәр итмәү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Банклар һәм дәүләт структуралары хезмәткәрләре беркайчан да андый мәгълүмат сорамыйлар.

Узган ел Яр Чаллыда 25 мең кеше белән социаль мошенниклык турында профилактик әңгәмәләр уздырганнар. “Шуңа да карамастан, алданучылар бар. Елдан-ел арта гына”, - ди җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү идарәсе башлыгы Мөдәрис Миңнегалиев


Дүшәмбе, 20 февраль 2023, 10:13