Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Коронавирус һәм ОРВИ авырулары артуга бәйле Чаллыда Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм иткәндә профилактик һәм дезинфекция чаралары көчәйтеләчәк. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев хәбәр итте.

«Коронавирус беркая да китмәде. Авыручылар теркәлүе дәвам итә. Баш санитар табиб карары буенча массакүләм чаралар уздырганда, профилактик һәм дезинфекция чараларын көчәйтү регламентлаштырылган», –  дип билгеләп үтте докладчы.

Узган атнада ОРВИ белән авыручы 4 185 кеше теркәлгән, шул исәптән 19 грипп очрагы. Балалар арасында авыручылар саны 52 процент тәшкил итә. Чаллыда коронавирус белән авыручылар саны да арта бара. Лаборатория расланган очраклар узган атнага караганда 22 очракка күбрәк. Бу сан республика буенча уртача күрсәткечтән 2,8 процентка югарырак. «Коронавирус очраклары буенча үсәбез», –  диде Бариев.

Автошәһәрдә массакүләм чаралар һәм корпоративлар гамәлдән чыгарылмаячак, дип аңлатты мэр Наил Мәһдиев.

Коронавирус һәм ОРВИ авырулары артуга бәйле Чаллыда Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм иткәндә профилактик һәм дезинфекция чаралары көчәйтеләчәк. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев хәбәр итте.


Дүшәмбе, 20 февраль 2023, 10:36