“Этюд” спорт мәктәбендә Яр Чаллы шәһәре сәламәтлек саклау оешмаларының хезмәткәрләре арасында шахмат буенча турнир узды. Чара “Сәламәтлек 2023” Спартакиадасы кысаларында оештырылды.
Ир-атлар арасында
беренче урынны Фәрит Дәүләтшин (2
нче стоматология сырхауханәсе) алды, икенче урында Адилжон Хамрабаев (7 нче шәһәр сырхауханәсе), өченче урынга Алексей Эстрин (Кама балалар медицина
үзәге) лаек булды.
Хатын-кызлар арасында
шахмат буенча иң көчлесе дип Рәсилә Стрельникова (4 нче шәһәр сырхауханәсе)
табылды. Икенче урынга Элеонора Хәсәнова(Ашыгыч медицина ярдәме станциясе)
чыкты, өченче урында Татьяна Ильясова (2 нче шәһәр балалар сырхауханәсе).
Призерлар һәм
җиңүчеләр грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 20 февраль 2023, 11:09