Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

ТР ДОСААФ тирында Ватанны саклаучылар көненә багышланган вак калибрлы винтовкадан ату буенча автокаланың предприятие һәм оешмаларында эшләүче яшьләр арасында турнир узды. Ярыш XXII Спартакиада кысаларында булды.

Турнирда 57 команда катнашты. Турнир нәтиҗәләре буенча «Ремдизель» командасы абсолют җиңүче булды, икенче урында «Кориб», өченче урында «АвтоЗапчасть КАМАЗ»командасы.

Кызлар арасында беренче урынны “ВТК КАМАЗ” хезмәткәре Рәзилә Фәсахова алды, «КАМАЗ» кою заводы хезмәткәре Юлия Анциферова икенче урынны алды, өченче урынга«Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге»ндә эшләүче Эльвира Гәрәева лаек булды.

Ир-атлар арасында шәхси беренчелектә Түбән Кама ГЭСы хезмәткәре Александр Лукин җиңү яулады, «Ремдизель»дә эшләүче Вячеслав Белов көмеш медаль алды. Өченче урынны Түбән Кама ГЭСы хезмәткәре Михаил Хохлов яулады.


Дүшәмбе, 20 февраль 2023, 12:49