Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Энергетик» мәдәният сараенда 23 февраль Ватанны саклаучылар көненә багышланган шәһәркүләм чара булды.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев махсус хәрби операциядә һәлак булган 4 хәрбинең әти-әнисенә Батырлык Ордены тапшырды. 
Радик Салихов, Руслан Газизов, Олег Дмитриев, Дамир Гадиуллин һәлак булганнан соң Дәүләтнең югары бүләгенә тәкъдим ителгән иде. 

"Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, без Бөек Ватан сугышы ветераннарына, бабаларыбызга, Әфган, локаль конфликталар ветераннарына рәхмәтле булырга тиеш. Бүгенге көндә 1000нән артык шәһәрдәшебез махсус хәрби операциядә катнаша. Аларның гаиләләрен, балаларын кайгырту безнең бурыч", – диде мэр Наил Мәһдиев.


Сишәмбе, 21 февраль 2023, 16:13