Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

21 февральдә «Заман» яшьләр үзәгендә Халыкара туган тел көне һәм Татарстан Республикасында милли мәдәният һәм традицияләр елы уңаеннан «Татар теле-туган телем» дигән шәһәркүләм квиз - уенының финал уены узды.

Инде биш ел дәвамында уен үзенең популярлыгын югалтмый. Быел сайлап алу уеннарында шәһәрнең 10 мәктәбеннән 8-10 нчы сыйныф укучылары катнашты.

Уенның максаты: татар телен өйрәнүне популярлаштыру, укучыларда туган тел турында белемнәрне тирәнәйтү һәм киңәйтү, үсеп килүче буынны үз милли мәдәниятенә, милли сәнгатенә тарту юлы белән, Яр Чаллы шәһәре территориясендә яшәүче халыкларның мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү аша популярлаштыру.

Квиз-уенының сайлап алу турлары 1-10 февральдә «Заман» яшьләр үзәгендә узды, анда 10 команда арасыннан финалга 3 команда чыкты:

1. «Гали Акыш исемендәге 84-нче лицей-интернат», «Гали Акыш дәвамчылары» командасы;

2. «15-нче гомуми белем бирү мәктәбе»,«Биктырышлар» командасы;

3. «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 32-нче урта гомуми белем мәктәбе», «Ак барс» командасы.

Уенның асылы татар язучыларының биографиясен, татар халкының традицияләрен һәм мәдәниятен белүдән гыйбарәт. Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Фатих Кәрим һәм Каюм Насыйри язучыларының биографияләрен һәм иҗатын белү.

Һәр сайлап алу этабында катнашкан һәр команда «сайлап алу этабында катнашучы дипломы» алды.

Финал нәтиҗәләре буенча 3-нче урынны 30 балл белән - « Ак барс» командасы (32-нче мәктәп), 2-нче урынны 32 балл белән - « Биктырышлар » командасы (15-нче мәетәп) һәм 1-нче урынны 64 гомуми нәтиҗә белән - « Гали Акыш дәвамчылары» командасы (Гали Акыш исемендәге 84-нче лицей-интернат) яулады.

Барлык җиңүчеләргә дә Яр Чаллы шәһәренең Аяз Гилязов исемендәге татар драм театрына чакыру билетлары һәм АҖ «Чаллы икмәге» компаниясеннән баллы чәк-чәк тапшырылды.


Чәршәмбе, 22 февраль 2023, 14:25