Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Шәһәр Советы сессиясе ачылышында махсус хәрби операциядә һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

«Яр Чаллы үз кешеләрен ташламый! Халыкка хезмәт итү юлын сайлап, безнең батыр хәрбиләр, кайчак үз тормышлары бәрабәренә, тынычлыкны яклый. Без геройларыбызның батырлыгын, аларның шәхси кыюлыгын һәрвакыт истә тотачакбыз. Һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алыйк», –  диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Ул билгеләп үткәнчә, узган ел илебез өчен ныклык сынавы - һәрберебез тормышына йогынты ясаган вакыйгалар елы булды. «Дөньядагы хәзерге вазгыять барысын да үз урыннарына куйды, һәм бүген тормышның иң мөһим кыйммәтләре беренче планга чыкты: бу –  гаилә, балалар, Ватанга мәхәббәт, патриотизм һәм үзара ярдәм»,  –  дип билгеләп үтте ул.

Аның сүзләренчә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәмгә бөтен шәһәр берләште, һәр гаилә шәһәр хакимиятенең аерым игътибарында. Наил Мәһдиев сүзләренчә, мобилизацияләнгән кешеләрнең балалары мәктәпләрдә туклану, җәмәгать транспортында йөрү өчен түләүдән азат ителгән, балалар бакчаларына, түгәрәкләргә бушлай йөриләр, сәламәтләндерү лагерьларында ял итәләр. Гаиләләр 2021 ел өчен җир һәм милек салымыннан азат ителгән. Шулай ук Чаллыдан мобилизацияләнгәннәрнең яңа туган балаларына 100 меңәр сум акча түләү турында карар кабул ителгән.

Мобилизацияләнгән Чаллы кешеләренә ярдәм итү өчен октябрьдән декабрьгә кадәр 128 миллион сум акча юнәлдерелгән.

Наил Мәһдиев, заман таләпләренә карамастан, барлык билгеләнгән планнарны тормышка ашырып булды, дип билгеләп үтте. 2022 ел йомгаклары буенча төяп җибәрелгән продукция күләме 579 млрд.сум тәшкил итте.


Әлеге күрсәткечнең әһәмиятенә эшкәртү сәнәгате предприятиеләре: КАМАЗ, «Астейс», «Федерал-Могул Яр Чаллы», «КАМА Дизель», «РИАТ»,  С.П.Титов исемендәге картон-кәгазь комбинаты эше зур йогынты ясады.

Җомга, 24 февраль 2023, 09:15