Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Наил Мәһдиев Шәһәр Советының хисап сессиясе барышында 2022 елда нинди шәһәр объектлары төзекләндерелүе турында сөйләде. Доклад барышында шәһәр мэры Чаллыда аеруча танылган «Безнең ишегалды» республика программасын билгеләп үтте.

Өч ел эчендә Яр Чаллыда 4,3 млрд сумлык 338 ишегалды төзекләндерелгән. Быел  84 ишегалды тәртипкә китереләчәк.

"Безнең ишегалды" программасы кысаларында юл катламын алыштыру, яктырту эшләре, эскәмияләр, чүп савытлары алмаштырыла, яңа балалар мәйданчыгы булдырыла. Барлык проектлар да халык белән килешү уза.

Җомга, 24 февраль 2023, 09:50