Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Чаллыда шәһәр халкының 55 % даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә. Моңа шәһәрдә булдырылган инфраструктура һәм шәһәрдә уза торган төрле ярышлар да ярдәм итә. Узган ел 270тән артык Бөтенроссия, республика һәм шәһәр ярышлары үткәрелде, иң массалы ярышлар – «Татарстан кроссы», «Татарстан чаңгы юлы» һәм «Кама чаңгы марафоны».

Спорт белән шөгыльләнү өчен шәһәр мохитен яхшырту буенча эш актив дәвам итә. Әйтик, 2022 елда «Гренада» паркында ясалма футбол кыры реконструкцияләнгән һәм «Төзүче» стадионы һәм боз спорт сарае капиталь ремонтланган.

Быел муниципаль-шәхси партнерлык кысаларында "Физра" спорт үзәге төзеләчәк

Республика спорт министрлыгы ярдәме белән «Олимпийский» спорт мәктәбе бинасын капиталь ремонтлауга проектлы-сметалы документлар эшләнде. Мэр Рөстәм Миңнехановтан объектны ремонтлауда ярдәм күрсәтүне сорады.

Җомга, 24 февраль 2023, 10:30