Мы в социальных сетях

"КАМАЗ" мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм концерты узды. 

Чарада катнашучыларны Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов котлады: "Безнең тормышта иң кадерле нәрсә – тынычлык һәм тотрыклылык, шуңа күрә Ватанны саклаучылар көне бай һәм данлы тарихка ия булуы очраклы түгел. Бу бәйрәм һәрвакыт батырлык, фидакарьлек, хөрмәт һәм ихтирам символы булды. Сезгә һәм гаиләләрегезгә сәламәтлек һәм бәхет телибез!».

Катнашучылар махсус хәрби операцияда һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

«КАМАЗ» мәдәният сарае, халык хоры солистлары һәм иҗат коллективлары район халкын һәм шәһәр кунакларын үзләренең якты чыгышлары белән сөендерде.

Пәнҗешәмбе, 23 февраль 2023, 10:37