Чәршәмбе, 3 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев, шәһәр Советы депутатлары, кадетлар, яшь армиячеләр, шәһәр җәмәгатьчелеге «Ватан-ана»мемориалы янында чәчәкләр куйдылар.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Чаллы халкын бәйрәм белән котлады: "Илебез, Совет халкы азатлык һәм бәйсезлек өчен кыйммәтле бәя түләде. Сугыш кырларында, территориаль бөтенлекне яклап, 20 миллионнан артык улы һәм кызы һәлак булды. Без аларның батырлыгын хәтерлибез, онытмыйбыз һәм хөрмәт итәбез. Биредә яшәүчеләрнең барысы да илебез, шәһәребез традицияләрен лаеклы дәвам итүчеләр. Без махсус хәрби операция зонасында бурычларны үтәүчеләр өчен борчылабыз һәм безнең сугышчыларны туган шәһәребездә Җиңү белән көтәбез".

Пәнҗешәмбе, 23 февраль 2023, 11:45