Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Һава торышы шартларына бәйле рәвештә, бүген Чаллыда торак йортларның түбәләрен, подъездларның козырекларын кардан һәм боздан чистартуга зур игътибар бирелде, чөнки кар төшү куркынычы туа. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев, беркем дә зыян күрмәсен өчен, мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына аерым игътибар бирүләрен сорады.

Безнең шәһәрдә моңа кадәр түбәдән кар төшеп, кеше һәм транспортка зыян салу очраклары булды. Бу – идарә итү компанияләренең тиешенчә эшләмәве нәтиҗәсе. Моңа юл куймаска кирәк”, – дип  искәртте шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Башкарма комитет белгечләре идарә итү компанияләренә торак йортларның түбәләрен,  подъездларның козырекларын кардан һәм боздан чистартырга кушты. «Һава торышының җылы булуы нәтиҗәсендә кар шуып төшәргә мөмкин. Шуңа күрә түбәләрне кардан һәм боздан тиз арада чистартырга кирәк», – диде дүшәмбе киңәшмәсендә башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев

Шәһәр юлларында тәүлек буе МУП ПАД эшли: 130 берәмлек техника, 80 юл эшчесе. Моннан тыш, көн саен меңнән артык урам себерүче эшли.


Дүшәмбе, 27 февраль 2023, 09:12