ТОР резидентларыннан бюджетка 178 миллион сум акча кергән
2022 елда шәһәр бюджетының керем чыганаклары 14 млрд 774 млн сум тәшкил иткән, шул исәптән үз керемнәре буенча – 7 млрд 121 млн сум (48%), шулардан салым керемнәре – 6 млрд 144 млн сум, салым булмаган керемнәр – 977 млн сум, бюджетара трансфертлар – 7 млрд 653 млн сум (52%).
Яр Чаллы шәһәренең алгарышлы үсеше территориясе резидентларыннан шәһәр бюджетына керемнәр 178 млн 592 мең сум тәшкил иткән, 2021 елга үсеш-42,7 млн сум (31%). Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына резидентлар тарафыннан 609 млн сум күләмендә күчерелгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 27 февраль 2023, 10:46