Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

18-26 февральдә ишегалды клублары командалары арасында Үзәк район хакимияте Кубогына алкалы хоккей буенча турнир узды.

Иң көчле команда исеме өчен 8 команда көрәште: «Белые медведи», «Бригантина», «Вега», «Импульс», «Меридиан», «Факел», «Смена» һәм «Юность».

Командалар берничз серия уеннары уздырдылар. Нәтиҗәдә А группасында беренче урынны  “Белые медведи” командасы яулады. “Юность” командасы икенче урынга лаек булды.

Б группасында беренче урынга “Меридиан” командасы чыкты, икенче урында – “Импульс” командасы.

Турнирда катнашучыларны  Үзәк район башлыгы Эдуард Фәттахов сәламләде. Барлык катнашучыларга призлар һәм бүләкләр тапшырылды.


Дүшәмбе, 27 февраль 2023, 11:42