Җиңү паркында карда волейбол буенча Яр Чаллы шәһәре волейбол Федерациясе кубогына ир-атлар арасында турнир узды.
Командалар ике группа бүленеп, ярым
финал, өченче урынга матч һәм финал уеннарында көч сынаштылар.
Турнирда Казан шәһәре командасы “Снеговик
убийца” җиңү яулады. Икенче урынга “Школа Унискул” командасы лаек булды. Өченче
урында Л.Б.Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы командасы.
Дүртенче урынга Яр Чаллы шәһәре технология техникумы командасы чыкты.
Призлы урыннар яулаган командалар
кубоклар, медальләр, дипломнар, шулай ук спорт кибетенә сертификатлар һәм
сувенир продукциясе - термокружкалар һәм рюкзаклар белән бүләкләнде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 27 февраль 2023, 14:39