Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Казанда электрон ресурслар аша сатуга багышланган брифинг узды. Анда Чаллы мэры Наил Мәһдиев тә чыгыш ясады. 
Шәһәр башлыгы әйтүенчә, Чаллыда 25 мең кече һәм урта эшмәкәр теркәлгән. Алар ярдәмендә 90 мең кеше эш урыны белән тәэмин ителгән. 

“Яр Чаллыда 25 меңнән артык кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты, 30 мең үзмәшгуль эшли. Бүгенге көндә кече һәм урта бизнес – эшчеләр саны ягыннан зур сфера”, - дип сөйләде мэр Наил Мәһдиев.

Мондый уңай үзгәрешнең сәбәбен Наил Мәһдиев Республика ярдәменнән күрә. Узган ел федераль һәм республика программаларына 16 миллиард 500 миллион сум акча килгән. 

Республикада “Вайлдберриз”, “Озон”, “Яндекс Маркет”, Казан Экспресс” маркетплейслары аша сатучылар саны 2 тапкырга арткан. Бу хакта ТР премьер-министры урынбасары, икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте. Товарларны бирү пунктлары да 1,5 тапкыр күбәйгән. Республика бюджетына узган ел 3 миллиард сум кергән. 100 меңләп кеше эш урыны белән тәэмин ителгән. 


Дүшәмбе, 27 февраль 2023, 14:56