Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Рәисә Шәйхинур кызы Корбиеваның 95 яшьлек юбилее билгеләп үтелә. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Шәһәр Советы депутаты Альберт Петров һәм шәхсән үз исеменнән юбилярга котлауларны һәм бүләкләрне Комсомол районы администрациясе башлыгы вазифаларын башкаручы Фидарис Хәбибуллин тапшырды.

Рәисә Шәйхинур кызы Корбиева Башкортстан Республикасының Тукран авылында туа. Башлангыч мәктәпнең 4 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында төрле эштә эшли. 1951 елда Бөек Ватан сугышында катнашкан Муллахмәт Корбиевка кияүгә чыга.

Лаеклы ялга чыкканчы Рәисә Шәйхинур кызы колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя. 1981 елда гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. Тормыш иптәше белән бергә 4 бала үстергәннәр, 9 оныклары һәм 9 оныкчыклары бар.


Сишәмбе, 28 февраль 2023, 12:49