Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты ел саен «Эхо веков в истории семьи – Без тарихта эзлебез»дигән шәҗәрәләр фестивален үткәрә. Фестиваль өч этапта уза: муниципаль, зона һәм республика. 28 нче февраль көнне “Эврика” мәдәни үзәгендә республика фестиваленең муниципаль этабы узды.

Фестивальдә Яр Чаллының өч гаиләсе катнашты – Закировлар, Мөхәммәтдиновлар һәм Снегур.

Гаиләләр үзләренең нәселләрен, традицион милли гаилә ризыкларын тәкъдим иттеләр. "Минем гаилә" визит карточкасын сәхнәдә гаилә әзерләгән нәфис номерларны кулланып тәкъдим итү рәвешендә күрсәттеләр.

Фестиваль нәтиҗәләре буенча Мөхәммәтдиновлар гаиләсе җиңү яулады, Закировлар гаиләсе икенче урын алды, Снегурлар – өченче.

Чәршәмбе, 1 март 2023, 11:18