Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Фәһимә Салих кызы Миңнегалина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. РФ Президенты Владимир Путин, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов һәм шәхсән үз исеменнән юбилярга котлауларны һәм бүләкләрне Комсомол районы администрациясе башлыгы вазифаларын башкаручы Фидарис Хәбибуллин тапшырды.

Фәһимә Салих кызы Миңнегалина ТАССРның Минзәлә районы Иске Абдул авылында туа. Урта мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында һәм сугыштан соңгы елларда колхозда комбайнчы булып эшли. 1964-1972 елларда авыл мәктәбендә пешекче булып эшли. 1974 елда Мөхлисулла Миңнегалин улы Миңнегалинга кияүгә чыга һәм гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәренә күченә. Лаеклы ялга чыкканчы даруханә складында санитарка булып эшли.

Фәһимә Салих кызы Миңнегалина Бөек Ватан сугышы ветераны-тыл хезмәтчәне, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен»медале белән бүләкләнгән.

Чәршәмбе, 1 март 2023, 12:41