Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

“На пульсе” проектының беренче катнашучылары 20 шәһәрдәш булды. Чара "Бердәм Россия" партиясе һәм Чаллының медицина көллияте белән берлектә тормышка ашырыла.

Дәресләрне медицина көллияте укытучылары, “Волонтерлар-медиклар” студентлар отряды җитәкчеләре үткәрә. Ай ярым эчендә алар йөрәк-үпкә реанимациясе, кан агуны туктату, сулыш юлларына утырган ризыкны чыгару алымнарын өйрәнәчәкләр. 

Санаулы секунд-минутлар эчендә кеше гомерен саклап калырга мөмкин. Без "На пульсе" проекты ярдәмендә беренче медицина ярдәме күрсәтә белүчеләр саны артыр дип өметләнәбез, - дип сөйләде "Бердәм Россия" партиясенең Чаллыдагы бүлеге башкарма сәркатибе Римма Фәсхетдинова

Беренче дәрестә клиник үлем кичергән кешегә ярдәм күрсәтү турында сөйләделәр, практикада нәрсә эшләргә кирәклеген аңлаттылар. 

Без катнашучыларны клиник үлем билгеләре белән таныштырдык. Ашыгыч ярдәм хезмәтен чакырту кагыйдәләре турында сөйләдек. Зыян күргән кешенең йөрәк-үпкәсенә массаж һәм ясалма сулыш үткәрергә өйрәттек, - дип сөйләде Яр Чаллы медицина көллияте укытучысы Наталья Шамина. 

Әлеге проектның кураторы һәм идеяне тормышка ашырырга ярдәм итүче – “Бердәм Россия” партиясенең Чаллыдагы бүлекчәсе сәяси советы әгъзасы, Яр Чаллы медицина көллияте директоры Ирина Нургатина.


Чәршәмбе, 1 март 2023, 13:06