Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

1нче март көнне Тантаналар сараенда ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды.  Автокаланың 17 гаиләсе ана сертификатына ия булды.

Гаиләләрне ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова һәм Яр Чаллы шәһәренең социаль фонды җитәкчесе Руслан Шәңгәрәев котладылар һәм сертификатлар тапшырдылар.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 15 апреленнән ана капиталына сертификатлар актив режимда, ягъни гражданнарның гаризалары һәм документлары белән шәхси мөрәҗәгатеннән башка рәсмиләштерелә.

Чәршәмбе, 1 март 2023, 14:50