Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Росприроднадзор "Экология – һәркем эше" Халыкара балалар-яшүсмерләр премиясенә старт бирде.

Премия яшьләрнең экологик культурасын һәм аңлылыгын күтәрүгә, балаларны һәм яшүсмерләрне, мавыктыргыч һәм аңлаешлы форматлардан файдаланып, табигатьне саклау тәртибенә җәлеп итүгә юнәлтелгән.

Премиянең төп бурычлары арасында – экологик агарту, табигать ресурсларына җаваплы караш культурасын популярлаштыру, яшьләр арасында иҗтимагый активлыкны арттыру, шул исәптән «яшел» волонтёрлык ярдәмендә, шулай ук балалар һәм яшүсмерләрнең талантларын ачу.

Премиядә Россия территориясендә дә, аннан читтә дә яшәүче 7 яшьтән 16 яшькә кадәрге барлык теләүчеләр катнаша ала.

Катнашу өчен гаризаны премиянең рәсми сайты ярдәмендә бирергә мөмкин. Шунда ук номинацияләр турында җентекле мәгълүмат белән танышырга була.


Пәнҗешәмбе, 2 март 2023, 12:58