Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

3 мартта «Нур» яшьләр үзәгендә "Ачык галерея" фестиваль-конкурсы турында фикер алышу өчен рәссамнар, дизайнерлар, архитекторлар һәм актив яшьләр очраштылар.

Очрашуның спикерлары – Үзәк район башлыгы Эдуард Фәттахов, шәһәр Советы депутаты Руслан Нигъмәтуллин, Кама сәнгать һәм дизайн институтының дизайн кафедрасы мөдире Юлия Абызова, «Нур» яшьләр үзәге директоры Полина Трянина.

Очрашу барышында катнашучылар фестивальнең фаразланган темаларын тикшерделәр, мәсәлән: «Чаллы – хыяллар шәһәре», «Чаллы образы: традицияләр һәм хәзерге заман», «Кама буендагы Ак шәһәр», «Дизайн – шәһәрнең коды», «Урам субкультуралары хәрәкәте».

Дүшәмбе, 6 март 2023, 15:04