Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Архив документлары нигезендә тарих белән кызыксынуны арттыру, архив документларын популярлаштыру, шулай ук алар белән эшләүгә, тарихи һәм туган якны өйрәнү әдәбиятын укуга җәлеп итү максатыннан Татарстан Республикасы Дәүләт архивы «Архивные фонды – науке и краеведению» «Фән һәм туган як тарихын өйрәнүдә архив фондлары» дип аталган документаль басмалар конкурсы уздыра.

Конкурска элек беркайда да басылмаган мәкаләләр кабул ителә:

‒ архив документлары кулланып язылган фәнни мәкаләләр;

‒ архив документлары белән аналитик кереш мәкаләләр.

Конкурс эшләре 2021 елның 4 маеннан 9 июненә кадәр кабул ителә.

Конкурста җиңүчеләр грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк. Җиңүчеләрнең эшләре Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Югары аттестация комиссиясенең (ВАК) рецензияләнә торган фәнни басмалары исемлегенә кергән «Гасырлар авазы ‒ Эхо веков» фәнни-документаль журналында басылачак.


Дүшәмбе, 6 март 2023, 16:20