Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда 8 Март Халыкара хатын – кызлар көненә багышланган «Хатын-кыз җаны-галәм» шәһәр концерты узды. "Энергетик" мәдәният йортында хатын-кызларны шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина котлады.

Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев хатын-кызларга мөрәҗәгать итеп рәхмәт сүзләре әйтте: “8 март бәйрәме ир-атлар өчен хатын-кызларыбызга рәхмәт һәм мәхәббәт сүзләрен әйтер өчен уникаль мөмкинлек. Сез безне рухландырасыз, сез безнең ышанычлы таянычыбыз. Шәһәребез, республикабыз, илебез өчен тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт. Бәхет телим сезгә!”

Чара барышында Татарстан Республикасының атказанган табибы, атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемнәр бирелде һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте игълан ителде.

«Татарстан Республикасының Атказанган табибы» мактаулы исеме 2 нче шәһәр хастаханәсе табибларына бирелде: эндокринология бүлеге мөдире – табиб-эндокринолог Гүзәл Исхакова һәм гомуми табиблык практикасы бүлеге мөдире – табиб-терапевт Ирина Маллабаева.

«Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» мактаулы исеме шәһәрнең өстәмә белем бирү муниципаль автоном учреждениесе «Балалар сәнгать мәктәбе» укытучысы Илмирә Хәмәдуллинага тапшырылды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте “КАМАЗ «Сәүдә-финанс компаниясе склады” генераль директорының үсеш буенча урынбасары Елена Макаровага, Орган залының башкаручысы Элмира Әхметовага, “Чаллы икмәге” печенье һәм вафель цехында камыр әзерләүне һәм җитештерүне тәэмин итүче Илгизә Гәлимуллинага игълан ителде.

Сишәмбе, 7 март 2023, 16:58