Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Кирилл һәм Наталья Шамакаевларны уллары туу белән котлады. Малайга Иван дип исем кушканнар.
Чыгарылышка зур һәм тату гаилә килгән иде, шул исәптән яшь әти дә. Кирилл Шамакаев махсус хәрби операциядә катнаша, хәзерге вакытта ул ялда, бала табу йортыннан улын һәм тормыш иптәшен каршы алырга кайтты.
Шәһәр хакиме яңа туган баланың әнисенә туу турында таныклык, 100 мең сум акча, шулай ук Татарстан Республикасыннан бүләкләр тапшырды. Бүләкне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марсель Миңнегалимов та тапшырды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 9 март 2023, 19:10