Бүген Яр Чаллыга Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин килде һәм шәһәр сәламәтлек саклау идарәсенең йомгаклау киңәшмәсендә катнашты.
Киңәшмә башланыр алдыннан ул йогышлы
авырулар хастаханәсендә ремонт барышы белән танышты.Шулай ук Марсель Миңнуллин БСМПда, 5нче
хастаханәдә һәм ветераннар госпиталендә дә булды. Медицина учрежденияләре
эшчәнлегендәге проблемаларны хәл итү юллары билгеләнде.
Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев тармакның елны ничек тәмамлавы турында сөйләде.
Министр үз чыгышынд аборт темасына тукталды. Мондый адымга баручы хатын-кызлар белән күбрәк аңлату эшләре алып барырга киңәш итте. Авырга узган хатын-кызларны аборт ясатмаска үгетләргә кушты.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 10 март 2023, 14:27