Шартлау булган 38/15 йортына Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев килде. Шартлау шактый көчле булган. Аның дулкыны белән ишек-тәрәзәләр чыгып очкан. “Аларны һичшиксез алыштырырга кирәк булачак. Тулы экспертиза үткәреп, тиз арада ремонт эшләренә керешәчәкбез», – диде мэр.
Мәгълүм булганча, хуҗалары бу фатирны 21 яшьлек егеткә вакытлыча
файдалануга биргән булган. Ир-ат Тукай районыннан килеп, шәһәр
предприятиеләренең берсендә эшләгән.
Бүгенге көндә тикшерү эшләре бара.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Якшәмбе, 12 март 2023, 14:38