Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев хәбәр иткәнчә, Автокалада лабораториядә расланган яңа коронавирус инфекциясенең 29 366 очрагы теркәлгән, күрсәткеч 100 мең кешегә 5 537 мең тәшкил итә. Яр Чаллы уртача республика күрсәткеченнән 2,1 процентка югарырак бара. Узган атнада авыручылар саны 26га арткан, барлыгы 141.

Коронавирус, кызганычка каршы, беркая да китмәде, без күрсәткечләр буенча үсәбез. Барлык чаралар үтәлергә тиеш. Барыбыз да аңларга тиеш, бу мода өчен түгел, ә сәламәтлек өчен», – диде аппарат киңәшмәсе барышында шәһәр мэры Наил Мәһдиев.


Дүшәмбе, 13 март 2023, 11:16