«Россия эше» кадрлар үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова әйтүенчә, бүгенге көндә мәгълүматлар базасында 5,3 мең вакансия бар. 807 кешегә эшсез статусы бирелгән. Эшсезләргә уртача 35-40 мең сум хезмәт хакы тәкъдим ителә. Предприятиеләр машина һәм бульдозер йөртүчеләргә 120 мең сум хезмәт хакы түләргә дә әзер.
Татьяна Быданова: «Шәһәр предприятиеләрендә
эшчеләрне кыскартулар юк. «Демография» милли проекты буенча эшсезләрне
предприятиеләр заявкасы нигезендә яңа һөнәрләргә укытабыз. Тегүчеләр
төркеме җыелды. Инвалидларны эшкә урнаштыру мөмкинлеге дә бар», – дип
искәртте.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 13 март 2023, 11:35