Җиңү паркында Яр Чаллы шәһәренең волейбол федерациясе Кубогына карда волейбол буенча хатын-кызлар турниры узды. Ярышта Яр Чаллы, Казан һәм Түбән Кама командалары катнашты.
Командалар ике группага бүленеп өч уен уздырдылар. Нәтиҗәдә турнирда Түбән Кама “Снежки” командасы җиңде. Икенче урынны Яр Чаллы “Снежинки” командасы яулады, өченче урында “Снегурочки” Яр Чаллы командасы.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 13 март 2023, 15:36