Мы в социальных сетях

“Туган телем –минем байлыгым” проекты кысаларында 128 нче “Шаян” балалар бакчасында “Татар халык ашлары” дип аталган татар милли ашханәсе көне уздырдылар.

Бу көнне әниләр балалар белән бергә пешергән ризыкларын алып килделәр.  Һәр әни баласы белән әзерләгән ризыкны яклады, милли ризык тарихын сөйләделәр, мастер-класс күрсәттеләр, шигырь укыдалар. Шулай ук гаилә ризык әзерләү барышын видеоязмада күрсәтте.

Дүшәмбе, 13 март 2023, 17:08