Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

15 мартта 18:00 сәгатьтә «Нур» яшьләр үзәгендә Престиж Кубогына чираттагы интеллектуаль уен узачак. Уеннар ай саен уза. Март аенда уенның темасы: чит теллелек модамы, әллә кирәкме?»

Кагыйдәләр гади: уен өстәлләре артында алты кешелек командалар җыела, аларның бурычы бер минут эчендә алып баручының соравына минималь сандагы белешмәләрне кулланып җавап бирү. Барлыгы 24 сорау.

Оештыру комитеты 35 яшькә кадәрге шәһәр предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре хезмәткәрләрен катнашырга чакыра. Команда составы 6 кеше: 1 капитан һәм 5 уенчы.

Сезонга гаризалар электрон почтага кабул ителә: oorm16@gmail.com, 57-08-70 телефоны буенча тулырак мәгълүмат алырга мөмкин.


Дүшәмбе, 13 март 2023, 17:25