Яр Чаллы башкарма комитетында Комсомол районы башлыгы вазифасына конкурс игълан иттеләр.
Район башлыгына кандидатка таләпләр: югары белем, муниципаль хезмәттәге стажы ике елдан, белгечлеге буенча стажы дүрт елдан ким булмаска, моннан тыш, РФ һәм ТР Конституцияләрен, үзидарәгә һәм муниципаль хезмәтләргә кагылышлы федераль кануннарны, хокукый-норматив актларны, эш алып бару һәм эшлекле аралашу нигезләрен белергә тиеш.
Кандидатлардан гариза 4 апрельгә кадәр кабул ителә. Конкурс комиссиясе муниципаль хезмәткәрне 7 апрельдә сайлаячак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 15 март 2023, 09:37