Мы в социальных сетях

Автокалада авария хәлендәге чокырлы юлларга ремонт ясый башладылар

Иң беренче чиратта Сарман трактына Яр Чаллы проспектыннан алып беренче автомобиль юлына кадәр ремонт ясалачак.

Яр Чаллыда авария хәлендәге чокырлы юллар ремонтына керештеләр. Бу төндә “Автомобиль юллары предприятиесе” техникасының биш берәмлеге алмашка чыкты: компрессор, рециклерлар, КАМАЗ.

Иң беренче чиратта Сарман трактына Яр Чаллы проспектыннан алып беренче автомобиль юлына кадәр ремонт ясалачак.

Аннары эшчеләр Магистраль, Аэродром, беренче автомобиль юлларына баралар.

Чәршәмбе, 15 март 2023, 12:38