Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексында Яр Чаллы шәһәренең Сәламәтлек саклау оешмаларының медицина хезмәткәрләре арасында йөзү буенча ярышлар узды. Спорт чарасы «Сәламәтлек 2023» спартакиадасы кысаларында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, сәламәтлек саклау оешмалары хезмәткәрләренең сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, аларны даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максатларында оештырылды.

Спортчылар шәхси зачетта үз көчләрен сынап карый алдылар, йөзү дистанциясе барысы өчен дә ирекле стиль белән 50 метр тәшкил итте. Барлык катнашучылар да осталык, спорт рухы, җиңүгә омтылыш күрсәттеләр һәм сынауларны намус белән кичерделәр.

Җомга, 17 март 2023, 07:55