Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Чаллы хәрби хезмәткәрләре гаиләсендә бәби туды. Яшь әни Евгения Владимировна һәм яңа туган Никаның тантаналы чыгарылышы булды.

Тормыш иптәшен һәм яңа туган сабыен бала тудыру йортыннан каршы алырга Евгений Анатольевич килде. Бүгенге көндә ул махусу хәрби операциядә катнаша, шәһәрдә кыска вакытлы ялда. Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов яшь әти-әниләрне сабыйлары туу белән котлады.

Ул зур бүләк җыелмасын, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән йөз мең сум һәм Никаның олы абыйсы Маркка  уенчык машина бүләк итте. 

Шимбә, 18 март 2023, 17:15