Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Шаһиева Нурдидә Миңнегулла кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

РФ Президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Шәһәр Советы депутаты Альберт Петров исеменнән һәм шәхсән юбилярга Комсомол районы администрациясе башлыгы вазифаларын башкаручы Фидарис Хәбибуллин котлаулар һәм бүләкләр тапшырды.

Ветеран тормыш иптәше белән бергә 3 бала үстерәләр, 6 оныгы һәм 7 оныкчыгы бар.

Шаһиева Нурдидә Миңнегулла кызы-Бөек Ватан сугышы ветераны-тыл хезмәтчәне, «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында мактап хезмәт иткән өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.


Сишәмбе, 21 март 2023, 17:29