Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2023 елга һәм 2024 һәм 2025 еллар план чорына шәһәр бюджетына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе начальнигы Светлана Мулюкова чыгыш ясады.

Агымдагы елда 20дән артык зур автобус сатып алырга планлаштыра. Шулай ук, муниципаль автотранспорт предприятиесе  булдыру. Бу хакта шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте.  "Притяжение" микрорайонына автобуслар җибәрәчәкбез, укучыларга, әти-әниләренә, гомумән биредә яшәүчеләргә уңайлы булсын,  - диде Наил Мәһдиев. Зур автобуслар сатып алуга шәһәр бюджетыннан 30 миллион сум акча бүленеп биреләчәк.

Даими комиссия утырышы барышында шәһәр Советының аерым карарларына үзгәрешләр кертү, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре составына үзгәрешләр кертү мәсьәләләре каралды.

Шәһәр Советының чираттагы сессиясе 2023 елның 29 мартында узачак. Сессия барышында 9 мәсьәлә каралачак.


Чәршәмбе, 22 март 2023, 12:49