Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Быел балалар бакчаларына кабул итү 1 апрельдә башлана һәм 31 августка кадәр дәвам итәчәк. Бүгенге көндә балалар бакчаларында 6 меңләп урын әзерләнгән, шуларның 4,5 меңе-өч яшькә кадәрге балалар өчен, 3150е 2-3 яшьлек балалар өчен. Сәламәтлек мөмкинлекләре булган балалар өчен 56 төркем туплана,– дип сөйләде журналистлар белән матбугат конференциясе барышында мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин.

Баланы өйдән чыкмыйча «Дәүләт хезмәтләре» порталында яки КФҮ аша теркәп була. Шулай ук анда баланы балалар бакчасына чиратта рәсмиләштерергә, 1 апрельгә кадәр өстенлекле балалар бакчасын алыштыру өчен гариза рәсмиләштерергә һәм баланы бер балалар бакчасыннан икенчесенә күчерү өчен гариза рәсмиләштерергә мөмкин.


Чәршәмбе, 22 март 2023, 15:15