Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Мәскәү проспектын озынайтып ясау шәһәр өчен зур әһәмияткә ия. Аеруча “Притяжение” микрорайоны өчен. Бүгенге көндә биредә күпләп йортлар төзелә. Узган ел 220 сабыйга исәпләнгән балалар бакчасы ачылды. Быел да зур мәктәп салынып килә. Ул 1501 балага каралган. 1 сентябрьдә ул беренче укучыларын кабул итәчәк. Шуңа күрә Мәскәү проспекты төзелешен тизләтергә сорады Наил Мәһдиев. Юллар төзүче “РБР” компаниясе генераль директоры Таһир Сөнгатуллин объект августка әзер булачагын белдерде. 

Наил Мәһдиев аеруча җәяүлеләр юлын, мәктәп янындагы машина кую урыннарына игътибар итәргә кушты. “Алар иркен булырга тиеш”, - ди ул. Шулай ук күбрәк яктырткычлар урнаштырырга сорады. Транспорт мәсьәләсенә дә тукталды. Юлларны ачу белән “Притяжение” микрорайонына автобуслар җибәреләчәк.

5-10 минут эчендә бер кыенлыксыз шәһәрдәшләр Мәскәү проспекты буйлап шәһәр уртасына эләгә алачак. “Притяжение” микрорайоны мәктәбе укучыларына, әти-әниләренә, гомумән биредә яшәүчеләргә уңайлы булачак,  - диде мэр. 


Чәршәмбе, 22 март 2023, 17:07