Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр Советының Мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, Яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссиясенең чираттагы утырышында 2023 елның җәйге каникуллары чорында мәктәп укучыларының ялын, сәламәтләндерүен һәм эшкә урнашуын оештыру мәсьәләсе каралды.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов депутатлар корпусына 2023 елда 19 465 мәктәп балаларының ялын һәм сәламәтләнүен оештыру планлаштырыла дип хәбәр итте. Яр Чаллы укучылары мәктәп яны, шәһәр читендәге лагерьларда, профильле сменаларда ял итәчәк.

2023 елның җәендә 46 белем бирү оешмасы һәм 44 хезмәт һәм ял отряды базасында мәктәп яны лагерьлары эше оештырылачак.


Пәнҗешәмбе, 23 март 2023, 18:32