Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хөрмәтле мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре, тармакның кадерле ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Бу көнне без эшчәнлекләре мәдәни мирасны, Россия Федерациясенең, Татарстан Республикасының халык традицияләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән һәркемне хөрмәтлибез – бу мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре хезмәткәрләре, театрлар, музейлар, китапханәләр, мәдәният йортлары хезмәткәрләре.  Нәкъ менә сез безнең тормышны якты һәм төрле итәсез, халыкларны һәм илләрне бербөтен итеп бәйлисез. 

Мәдәният буыннар бәйләнешен тәэмин итә, дөньяны аңларга һәм анда үз урынын табарга ярдәм итә. Бу мөһим эшчәнлек дәүләт ярдәменнән башка калмый. Бергәләп Яр Чаллыда «Мәдәният» милли проектын тормышка ашырабыз, үсеп килүче буынны патриотик кыйммәтләр һәм безнең көннәрдә мөһим булган әхлакый идеаллар нигезендә тәрбиялибез, яхшы спектакльләр, сыйфатлы музыка, музейлар һәм китапханәләр ярдәмендә матурлыкка тәм сеңдерәбез. 

Һәр вакыйга артында иҗади оештыручылар, педагоглар, артистлар хезмәте. Сез безнең тормышыбызны бай итәсез, ә Яр Чаллы – актив, инициативалы һәм иҗади шәһәр. 

2023 ел Татарстанда Россия халыкларының мәдәни мирасы елы дип игълан ителде, һәм мин ышанам, Сезнең тәҗрибәгез һәм иҗади потенциалыгыз быел шәһәребезнең мәдәни тормышын тагын да яктырак һәм төрлерәк итәчәк.

Сезгә бетмәс-төкәнмәс энергия, якты һәм шатлыклы вакыйгалар, бәхет, тынычлык, игелек һәм барлык башлангычларда уңышлар телим!

Хөрмәт белән Яр Чаллы шәһәре мэры Н.Г.Мәһдиев


Шимбә, 25 март 2023, 08:00