Шәһәр Уставына 31 үзгәреш кертелгән . Үзгәрешләрнең бер өлеше «Татарстан Республикасы Президенты» атамасын «Татарстан Республикасы Рәисе»нә алыштыру белән бәйле. Шулай ук федераль законнардагы үзгәрешләр белән бәйле. Кайбер үзгәрешләре редакция характерында була.
Шәһәр Советы проекты буенча шәһәр халкы, Шәһәр Советы депутатлары, шәһәрнең контроль-хисап палатасы рәисе, район администрацияләре башлыклары, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары, идарәләр башлыклары, ТОС рәисләре, яшьләр парламенты вәкилләре, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 24 март 2023, 18:32